Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлаулар оешкан төстә бара.
Аларда район халкы бик актив катнаша. Территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 15.00 сәгатькә район халкының 75,4 проценты, ягъни 18997 сайлаучы үз тавышын биргән. Сарманда урнашкан участокларда 4186 кеше сайласа, Җәлил поселогындагы участокларда 7671 райондашыбыз үз тавышларын биргәннәр.
Нет комментариев