Назимә апа участокка килеп сайлады
Сайлаулар

Назимә апа участокка килеп сайлады

Сарман авылында яшәүче 97 яшен тутырырга җыенучы Назимә апа Бәдертдинова сайлаулардан читтә калмый.

Ул әлеге мөһим вакыйганы гражданлык бурычы итеп саный, һәр тавышның мөһимлеген яхшы аңлый. Назимә апа быел да Сарман гимназиясендә урнашкан сайлау участогына килеп, республиканың булачак Башлыгы өчен тавыш бирде.


Нет комментариев