Сарманга эшлекле сәфәр белән кайткан Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов районда сайлау барышы белән кызыксынды.
Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды һәм озатып йөрде. Райондашыбыз район үзәгендә һәм берничә авыл җирлеге сайлау участокларында булды, сайлаучыларның кәефләре белән кызыксынды, участокларда узучы чараларны карады.
Сарман урта мәктәбе бинасында урнашкан 2530 санлы сайлау участогында кунаклар тәмле коймаклардан авыз иттеләр.
- Мәктәпкә килгәч, балачак хатирәләре искә төште. Укыган вакыттагы кызыклы истәлекләр күңелдә саклана. Мин үзем 9-10 сыйныфларда Сарманда укыдым, интернатта яшәдек, - диде Җәүдәт Миргаҗәм улы.
Нет комментариев