Ләкелеләр сайлауга участок ачылганчы ук килделәр
Сайлаулар

Ләкелеләр сайлауга участок ачылганчы ук килделәр

2511 санлы Ләке сайлау участогына ул ачылуга ук килүчеләр булган.

– Светлана белән Григорий Долгуновлар җиде тулганчы ук ишек төбенә килеп басканнар иде. Безнең белән бергә Россия һәм Татарстан гимннарын да тыңладылар, – диделәр участок сайлау комиссиясе әгъзалары. 

Татарстан Республикасы Рәисен һәм районның вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларына «Игәнә» керәшен халык фольклор ансамбленнән Тамара Подвалова белән Нина Малова да килделәр.


Нет комментариев