Күп балалы Хисаметдиновлар гаиләсе — бәхетле киләчәк өчен
Сайлаулар

Күп балалы Хисаметдиновлар гаиләсе — бәхетле киләчәк өчен

Усай авылында гомер итүче Динара белән Реналь Хисаметдиновлар җиде бала тәрбияләп үстерәләр.

Төпчекләре әле шушы көннәрдә генә дөньяга аваз салган. Шулай да, бәхетле әти-әни Россия Президентын сайлауларга килергә җай тапкан.

— Күп балалы гаиләләргә булган ярдәм өчен без Хөкүмәтебезгә рәхмәтлебез, — диделәр алар.

2510 нчы санлы Югары Чыршылы авылындагы участокта тәүге тапкыр тавыш бирүчеләр дә булды. Аларның берсе — Үрнәк авылы кызы Ильмира Хәбибуллина.

— Минем өчен Президент сайлаулары истәлекле вакыйга булды. Бераз дулкынландырды да, — дип, кичерешләре белән уртаклашты ул.


Нет комментариев