Кәүҗияктән Әлфия Габделхакова туган көнен сайлау участогында каршылады
Элек-электән сайлаулар бәйрәмгә тиң булганнар.
Быелгы Россия Президентын сайлаулар да — кагыйдәдән искәрмә түгел.
Шулай булгач, Кәүҗияк авылында яшәүче Әлфия Габделхакова өчен бүген — икеләтә бәйрәм. 46 нчы туган көнен ул 2506 нчы санлы сайлау участогында каршылады.
— Алда безне бары тик яхшы яңалыклар гына көтә дип өметләнәм, — диде ул.
Әлфия ханым чарага тормыш иптәше Рәсим һәм кызы Рамилә белән килгән иде. Рамилә өчен дә бүген истәлекле көн икән — ул сайлауларда тәүге тапкыр катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев