Райондашыбыз Мусин Илмир Шамил улының, хәрби контракт төзеп, илебез сагына китүе хакында без “Сарман” газетасы битләрендә язып чыккан идек инде.
Кыю, тәвәккәл егетебез бүген туган йортына ялга кайтты. Әти-әнисенә алдан хәбәр итми генә, газизләренә сюрприз ясады ул. Улын сагынып яшәүче әнисе Гөлназ ханым, ир-ат сабыррак булырга тиеш, дип гомер итүче әтисе Шамил көтелмәгән сөенечтән югалып калдылар. Ә төп йортка бу вакытта, бәрәңге алу сылтавы белән, аның гаиләсе, туганнары җыелганнар иде. Авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева дулкынландыргыч очрашу мизгелләрен видеога төшереп, безгә дә юллады.
Нет комментариев