Иске Кәшер авылының ветеран-укытучылары тавыш бирделәр
Сайлаулар

Иске Кәшер авылының ветеран-укытучылары тавыш бирделәр

Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлана.

Иске Кәшер участок сайлау комиссиясендә дә иртәннән эш гөрли.

Беренчеләрдән булып, сайлауларга гаиләләре белән ветеран-укытучылар Люция Камалова һәм Энҗүдә Әхмәдуллина, Гөлфинә һәм Альберт Маликовлар килделәр. Мәгариф өлкәсе ветераны – 86 яшьлек Фәүзия Латыйпова участокка килеп тавыш бирүчеләр арасында иң өлкән сайлаучы булып танылды.

– Бер генә сайлаулардан да читтә калганыбыз юк. Республикабызның тотрыклы киләчәге өчен тавыш бирдек, – диделәр алар.

Шулай ук гаилә белән тавыш бирүчеләр дә шактый булды. Алар өчен концерт номерлары оештырылды.


Нет комментариев