Яхшыбайдан Хәкимовлар сайлауларга гаилә белән килгәннәр
Сайлаулар

Яхшыбайдан Хәкимовлар сайлауларга гаилә белән килгәннәр

Яхшыбай авылының иң өлкән кешеләренең берсе – 85 яшьлек Мәксүт Хәкимов, һәрвакыттагыча, сайлауларга уллары Габдрахман һәм Әлфир белән килде.

– Рәисне сайлауга үз өлешебезне кертергә булдык, – диделәр алар. 

Хәкимовлар районның вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларында да катнаштылар. Сәламәтлеге белән проблемалар булса да, Мәксүт бабай мондый чаралардан бер дә калмый. Иске Кәшердән Фердинант Гыйниятуллин да, боегып, өендә ятмый. Аның фикеренчә, сәламәтлек белән бәйле сәбәпләр сайлауларга комачауламый.


Нет комментариев