Гомәр абый сайлауга бу юлы да гармуны белән килгән
Сайлаулар

Гомәр абый сайлауга бу юлы да гармуны белән килгән

Шунысы куандыра: сайлауларга гаилә белән киләләр.

Ә менә Кормаш авылында яшәүче Гомәр Миңнегалиев, 90 яшьтән өлкән булуына карамастан, сайлау участогына гармунын да алып килгән. Аннан беркайда да аерылмый ул. 

- Гомәр абый гореф-гадәтләрне бозмый. Бу юлы да гармунын алып килде, сайлаучыларны җырлатып, бәйрәм кәефе өстәп китте, - диде Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина.

Ә Гомәр абыйның яратып уйный торган көйләренең берсе – татар халык җыры “Мәдинә-гөлкәем”. Тормыш иптәшенең исеме дә Мәдинә булгангамы, җыр аның күңеленә аеруча якын.


Нет комментариев