Шактый гына кешенең туган көне Россия Президентын сайлаулар белән туры килде.
Сарайлы авылында яшәүче Галина Мифтаховага бүген 56 яшь тулды.
Сайлау участогында аны авылның яшь йолдызчыклары — Нурзил белән Назил Мөхәммәтовлар концерт номерлары белән каршыладылар. Комиссия вәкилләре бәйрәмнең сәбәпчесенә бүләкләр дә әзерләгәннәр иде.
— Тавыш бирү өчен бераз бәйрәм турында да онытып торырга булдым. Үз бурычымны үтәү минем өчен бик мөһим, — диде ул.
Ә әнисе Гөлгенә белән сайлау участогына килгән Руслан Шәйхетдинов машина отарга ниятли.
Нет комментариев