Флер Хәсәншин беренче булып сайлады
Иртәнге 07.00 сәгатьтә райондагы сайлау участоклары сайлаучылар өчен ишекләрен ачтылар.
Сарман гимназиясендә урнашкан 2532 нче сайлау участогына иң беренче булып Флер Хәсәншин килде. Без килгәндә, ул инде участоктан чыгып бара иде.
– Эшкә китешли кереп чыктым. Соңга калганчы, иртәрәк тавыш биреп кую яхшырак. Сайлауларга зур өметләр белән килдем. Ил-көннәр тыныч булсын, тормышыбыз тагы да яхшырсын, – диде ул.
Участок сайлау комиссиясе рәисе Илдар Гәрәев сайлауларны тиешле әзерлек белән башлап җибәрүләрен хәбәр итте.
– Исемлектә – 812 кеше, шуларның 40ы өйдә сайлаячак. Сайлауларга яхшылап әзерләнергә тырыштык. Эш өчен кирәкле барлык мөмкинлекләр һәм шартлар бар, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев