Данир һәм Айгөл Хәсәншиннар машина да отарга мөмкиннәр
Сайлаулар

Данир һәм Айгөл Хәсәншиннар машина да отарга мөмкиннәр

.

Сарманда яшәүче Данир һәм Айгөл Хәсәншиннар сайлауга 5 яшьлек кызлары Мәрьям һәм 1 яшьлек уллары Мансур белән килгәннәр. 
– Сайлауларда һәрвакыт гаилә белән актив катнашабыз. Менә бу юлы да зур өметләр белән килдек. Киләчәктә тормышыбыз тагы да матуррак булсын, яшь гаиләләр өчен яңадан-яңа проектлар, программалар гамәлгә ашырылсын иде, – диләр алар. 
Исегезгә төшереп үтәбез: сайлауларга гаилә белән килүчеләр Гаилә елына багышланган фотоконкурста катнашып, автомобиль яки айфон ота алалар.


Нет комментариев