Чыршылылар өйдә дә тавыш бирделәр
Сайлаулар

Чыршылылар өйдә дә тавыш бирделәр

.

Түбән Чыршылы авылында яшәүче Анна белән Петр Ивановлар, Таисия Тимашева 2510 санлы сайлау участогына килә алмасалар да, Татарстан Рәисен һәм районның вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларда катнашырга теләк белдерделәр. 

– Безне онытмаганыгыз, тыңлап, килгәнегез өчен рәхмәт, – диделәр алар комиссия әгъзаларына. 
Айназ Хөснетдинов исә участокка үзе барды. Ул беренче тапкыр сайлауларда катнаша. 
– Әлбәттә, бераз дулкынландым. Бик ошады. Алга таба да мондый чараларны калдырмаска тырышачакмын, – дип сүз бирде егет.


Нет комментариев