Чукмарлыда сайлауларга өч буын вәкилләре бергә килде
Сайлаулар

Чукмарлыда сайлауларга өч буын вәкилләре бергә килде

-

Чукмарлы авылында яшәүче Хәмит һәм Вәзирә Сәлаховлар сайлауларда һәрвакыт актив катнашалар.

— Үземнең дә сайлау комиссиясендә эшләгән вакытларым булды, — дип искә ала Вәзирә ханым.

Ә быелгы Президент сайлауларына алар кызлары, кияүләре һәм өч оныгы белән бергә килгәннәр.

— Оныкларны сайлаулар белән таныштырдык. Аларга кызык бит инде ул. Без тавыш биргән бюллетеньнәрне урнага оныклар салдылар. Аннан бергәләп фотога төштек. Шулай итеп, сайлаулар күңелгә күңелле истәлек булып кереп калды, — диләр Хәмит һәм Вәзирә Сәлаховлар.


Нет комментариев