САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Сайлаулар

Җәлил сайлау участогында оркестр белән каршы алалар

Җәлилнең 2535 санлы сайлау участогы поселокның М.Г. Йөзлебаев исемендәге балалар музыка мәктәбендә урнашкан.

Сайлаучыларны югары рухта каршы алулары да юкка түгел.

- Сайлауларны РФ, ТР гимннары белән башлап җибәрдек. Аннан мәктәпнең “Экспромпт” тынлы оркестры сайлаучыларны үзенең моңнарына күмде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Ханнанов җитәкчелегендәге оркестр һәрвакыт чаралар үзәгендә кайный, халык күңелен яулый. Шулай итеп, җырлыйбыз да, эшлибез дә. Бүгенге көнебез бик күңелле булырга охшап тора. Шулай ук һәркем өчен бик мөһим көн дә. Без барыбыз да тотрыклылык яклы, шуңа халык киләчәгебез өчен үз тавышын бирер, дип ышанабыз, - диде участокның сайлау комиссиясе рәисе Лилия Шәймөхәммәтова.

Видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев