Сайлауларда беренче тапкыр катнашучылар арасында Сарман аграр көллияте студентлары да бар.
Айгиз Минаҗетдинов белән Наталья Иванова пешекчеләр төркемендә белем алалар. Икесе дә – Җәлил поселогыннан.
– Беренче тапкыр зур сәяси вакыйгада катнаштык. Безнең тавышлар да киләчәкне сайлауга өлеш кертсеннәр, – диделәр яшьләр.
Шулай итеп, Айгиз дә, Наталья да Татарстан Рәисен һәм районның вәкиллекле органнарына депутатлар сайладылар.
Нет комментариев