2533 нче сайлау участогында гимнны җырлап башкардылар
Сайлаулар

2533 нче сайлау участогында гимнны җырлап башкардылар

Район үзәгендәге 2533 нче сайлау участогында сайлаулар Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары башкаруындагы гимн белән башланды.

– Укучылар башкаруында гимн әлеге чараның, дәүләт символларының әһәмиятен тагы да ныграк ассызыклады. Ул сайлауда катнашучыларга үзләрен бербөтен итеп тоярга ярдәм итте, тагын бер кат теләктәшлек турында искәртте, – диде сайлау участогы комиссиясе рәисе Гөлшат Шириева. 

Әлеге участок исемлегендә – 1347 сайлаучы. Алар арасында өлкәннәр дә шактый. Сайлаулар зур активлык белән бара.


Нет комментариев