100 яшьлек Вәсилә апаның да тавышы мөһим
Түбән Ләшәү авылында яшәүче йөзьяшәр әбиебез Юнысова Вәсилә Корбангали кызы да сәяси вакыйгадан читтә калмады.
Бер гасыр гомер кичереп, төрле елларны — ачлыгын да, сугыш авырлыкларын да, ятимлекне дә күргән ул. Хәзер балалары, онык-оныкчыклары өчен дога укып, аларга хәерле гомер теләп яши. Бүген, Россия Президенты сайлауларының икенче көнендә, ул үз тавышын бирде. Участок сайлау комиссиясе членнары күчмә тартма белән аның янына өйләренә килделәр.
— Мин тыныч тормыш телим, — диде ветеран, бюллетенен тартмага салып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев