САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Сайлаулар

100 яшьлек Бибифатыйма апа янына күчмә сайлау тартмасы алып килделәр

-

Алга авылында гомер иткән, бүгенге көндә Саклаубашта улы белән килене тәрбиясендә яшәүче Миңнебаева Бибифатыйма Миңнебай кызы да РФ Президентын сайлауларында үз тавышын бирде.

— Аякларым авыртмаса, сайлау участогына үзем барыр идем әле. Үзегез килерсез инде, илебез киләчәге өчен минем дә үз тавышымны бирәсем килә, — дип хәбәр итте сайлау комиссиясе әгъзаларына 100 яшьлек ветеран.

Гасыр чиген узган Бибифатыйма апа үз гомерендә дистәләгән сәяси чарада катнашкан. Бу юлы да ул үзенең гражданлык бурычын намус белән үтәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев