САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зәйнәп апа 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген, 2 март көнне, Азалак авылында яшәүче Абдуллина Зәйнәп Шәйхразый кызына 90 яшь тулды. Зәйнәп апа Нөркәй авылында укымышлы мулла гаиләсендә туган, ун бала үскәннәр. Яшьлегендә Горькийда торф чыгарган, фермада сарык һәм бозаулар караган. Тормыш иптәше Галиулла абый белән ике кыз тәрбияләп үстергән. Зәйнәп апаны олы юбилее белән район башлыгы...

Бүген, 2 март көнне, Азалак авылында яшәүче Абдуллина Зәйнәп Шәйхразый кызына 90 яшь тулды.
Зәйнәп апа Нөркәй авылында укымышлы мулла гаиләсендә туган, ун бала үскәннәр. Яшьлегендә Горькийда торф чыгарган, фермада сарык һәм бозаулар караган. Тормыш иптәше Галиулла абый белән ике кыз тәрбияләп үстергән.
Зәйнәп апаны олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, иң изге теләкләрен җиткерде, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлекле бүләген тапшырды. Ветеран социаль яклау бүлеге белгече Гөлзирәк Сираева, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов һәм авыл ветераннар советы җитәкчесе Мөҗәллия Фарлукшина да котладылар, аңа тән сихәтлеге, киләчәк көннәренең тагы да матуррак булуын һәм бәхетле картлык теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев