САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Нөркәй мәктәбендә  “Бар кеше изгелек кылса ,яктырыр иде дөнья”, - дип яхшылыкка омтылалар

Зур Нөркәй мәктәбендә 14 март көнне,  3  сыйныф укучылары катнашында “Бар кеше изгелек кылса ,яктырыр иде дөнья”дигән класс сәгате үтте.

Ходай безне яраткан, 
Төрле җиргә тараткан. 
Акыл биргән, тел биргән, 
Иман биргән, дин биргән.

Кояш биргән , Ай биргән, 
Җир дигән зур табынга 
Нигъмәтләрен бай биргән. 
Эшләр өчен кул биргән, 
Сайлар өчен юл биргән. 
Килгән кадәр кулыңнан 
Яхшылыклар кыл дигән. 

 Изгелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк - миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул.Кеше үзенең яшәү дәверендә бу сүзләрнең мәгьнәсенә тирәнрәк төшенә.Димәк, без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз- якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер- беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим- мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез.    

"Олыны олы ит, кечене кече ит", - дигәннәр борынгылар. Безгә дә бу мәкальнең мәгънәсен онытырга ярамый. Өлкәннәргә, үзебездән кечеләргә, көчсезләргә һәрвакыт, һәркайда игътибарлы, мәрхәмәтле булырга кирәк. Димәк, элек-электән үк игелек, шәфкатьлелек бик тирән мәгънәле сүзләр булганнар. Халыкта игелек кылу зур савап саналган, кылган игелек юкка чыкмый, кире әйләнеп кайта. Элек-электән кешеләр начарлыкны күрә алмаганнар яхшылыкка омтылганнар. Укучылар изгелек турында бөек кешеләрнең әйткән сүзләре, халык мәкальләре белән таныштылар.

Шулай ук  кешеләргә генә түгел, табигатькә ,үсемлекләргә һәм хайваннарга карата да игътибарлы  булырга һәм яхшылык эшләргә кирәклегенә төшенделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев