Зур Нөркәйдән Солтановлар махсус операциягә бергә киткәннәр
Ул төнне Суфия апаның колагына аермачык булып улының тавышы ишетелгәндәй була: «Әни!» – Улым!Улым! Син кайттыңмыни? – диядия, ишеккә киттем. Үзем: «Һәрвакыт ачык калдыра идем, бу юлы бикләдем микәнни?» дип уйлыйм. Ишегалдына чыгып: «Илдус! Илдус!» – дип кычкыракычкыра, улымны эзләдем, ләкин тапмадым, – дип искә алачак ул соңыннан.
Бер-берсеннән әллә ничә йөзләрчә, меңнәрчә чакрымнар ераклыкта булсалар да, ана белән бала арасында күзгә күренми, ләкин беркайчан да өзелми торган җепләр буладыр, мөгаен.
...Зур Нөркәй авылында яшәүче Суфия апа әллә кайда түгел, авылга терәлеп диярлек торган Кече Нөркәйдә туып-үсә. Бик яхшы билгеләргә генә укый ул, язуы да бик матур була. Башка укучылар арасында басынкы, тыныч табигатьле булуы, җаваплылыгы белән дә аерылып тора. Совхоз бухгалтериясеннән: «Ярдәмче счетовод кирәк иде, берәрсен тәкъдим итә алмыйсызмы?» – дип шалтыраткач, нәкъ менә аны күрсәтәләр. «Әле бит чирек тә бетмәгән», – дип җавап бирә кыз. «Синеке беткән инде. Синең аны яхшы тәмамлаячагыңа бернинди шик юк», – диләр укытучылары. Шулай итеп, тугызынчы сыйныфның 15 маеннан кыз совхозга эшкә чыгып китә. Көзгә кабат унынчы сыйныфка кайта, уку елын яхшы билгеләргә генә тәмамлап, кабат җәй буе авыл хуҗалыгында эшли. Ә көзгә аны колхоз Бөгелмәгә бухгалтерлар курсына укырга җибәрә. Бер елдан аларны уңышлы тәмамлап, кабат туган совхозына кайта. Эшләгән дәвердә күп тапкырлар Почет грамоталары белән бүләкләнә, өч сан алу кампаниясендә катнаша, медальләргә лаек була. Сайлаган хезмәтенә гомер буе тугрылыклы булып кала – лаеклы ялга чыкканчы, бухгалтер булып эшли, әйдәүче белгеч дәрәҗәсенә күтәрелә. Пенсия яшенә җиткәч тә, тагын бер ел шул хезмәтен башкара. Эштән туктагач исә, аны ындыр табагына үлчәүче итеп чакырып алалар. Иртә яздан – чәчү башлануга эшли башлый, декабрьгә кергәч кенә, эштән туктый. Биредә дә ул тынгысызлыгы, төгәллеге белән аерылып тора. Еллар, сиздермичә генә, бербер артлы үтә тора. Хезмәт стажы да – әйтергә генә ансат! – 53 елга җитә. Ә узган ел республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аны почетлы кунак итеп тантаналы җыелышка һәм Казан Сабан туена чакыра, бүләкләр белән сөендерә.
– Эшемне теләп, яратып башкардым, авыр чакларда да авырыксынмадым, күңел биреп эшләдем, – дип искә ала Суфия апа.
Бәхет эзләп тә, әллә кайларга омтылмый, язмышын үз авылы егете белән бәйли.
– Яхшы товар булгач, читкә җибәрмәделәр, үзебездә генә алып калдылар, – дип шаярта торган була ул.

Мансур абый да – төшеп калганнардан түгел: оста гармунчы була, авылда узган туйларга, туган көн, юбилейларга аларны парлап чакыра торган булалар. Хезмәтендә дә сынатмый ир. Мастерской мөдире булып эшли, кыш көне кочегар вазифаларын башкара, яз көне – «Беларус» тракторына, урып-җыю вакытында комбайнга утыра. Шулай итеп, ел әйләнәсе эштән бушамый. Тик тормыш гел бәхетле көннәрдән генә тормый шул: 1997 елның 11 гыйнварында Мансур абый фаҗигале төстә вафат була. Үзеннән соң, ядкарь булып, ике улы кала.
– Ирем бик әйбәт булды. Улларым да кызлардан да болайрак тәртипле булып үстеләр, – ди кайгысын үз йөрәгенә яшерә белгән Суфия апа.
Малайлар суын да китерәләр, ишекләрен бикләп, идәнен дә юалар, тәрәзә челтәрләренә кадәр үзләре алып, юып, элеп куялар. Йорт тирәсендәге эшләрдә дә әниләренең беренче ярдәмчеләре булалар, мәктәптә дә яхшы билгеләргә генә укыйлар.
Илдус, мәктәпне тәмамлагач, автомеханиклар әзерли торган техникумны бетерә, армия сафларында хезмәт итә, электрик, шофер һөнәрләрен үзләштерә, әтисе вафат булгач, әнисен ялгыз калдырасы килми, туган йортына кайта. Сак хезмәтендә, авылдагы икмәк пешерү комбинатында эшли. Илнур мәктәпне медальгә тәмамлый, Кама политехника институтына бюджет урынына укырга керә, биш ел буе төркемдә староста вазифаларын башкара. Районда шактый еллар хокук саклау органнарында хезмәт куйгач, кабат Чаллыга барып урнаша. Ә 2023 елның 1 декабрендә абыйлы-энеле ике туган, үзләре теләп, махсус хәрби операция зонасына китәләр. Бергә хезмәт итәргә өметләнгән егетләрне төрле частьләргә билгелиләр. Илдус белән Суфия апа бер генә тапкыр – шул ук елның 20 декабрендә генә сөйләшеп кала. Шуннан соң элемтә өзелә, күп тапкырлар эзләтүләр дә нәтиҗә бирми. «Мин төрле җирләргә улымны эзләп язган кәгазьләр томнарга җыелгандыр», – дип искә ала әни кеше. 2024 елның августы улы язмышына берникадәр ачыклык кертә. «Улыгызның 2024 елның 9 гыйнварында чираттагы заданиегә китүе һәм әйләнеп кайтмавы ихтимал. Ул – куркыныч зона, анда хәзергә кереп булмый», – дип хәбәр итәләр Илдус хезмәт иткән частьтән.
– Колагыма улымның тавышы нәкъ шул вакытларда –2024 елның 9 гыйнвар тирәләрендә ишетелгән иде. Баламның өзелгән вакыты булгандыр, дип уйлыйм хәзер, – ди Суфия апа.
Ана алга таба да улының язмышы белән кызыксынып тора. Тик һаман да бер үк җавапны ишетә: «Гәүдәсе табылмады, әсирлектә, хастаханәдә, моргларда юк. Ул заданиегә киткән урын – куркыныч зона, кереп булмый». Ә быелның 7 апрелендә күптән көтелгән хәбәр килә – улының гәүдәсен үзебезнең якка алып чыгулары турында әйтәләр. 8 апрель көнне аны алып кайтып та җиткерәләр һәм шул ук көнне, зур хөрмәт белән, туган авылы зиратына җирлиләр. Батыр уллар үстергән ана бу юлы да ныклык һәм сабырлык үрнәге күрсәтә.
Илебез иминлеге хакына гомерен дә кызганмаган егеткә табигать аеруча рәхимлешәфкатьле була – гаҗәеп матур кояшлы һәм җылы көн бүләк итә. Ә аны соңгы юлга озатырга килүчеләр күңел һәм күз яшьләре белән үксиләр. Женаза укылган вакытта исә баш очыннан ике төркем кыр казлары очып үтә. Әллә батыр егет белән саубуллашулары, әллә инде ватан өчен шәһит киткән егетнең җанын үз араларына кабул итүләре була... Ә икенче көнне яңа кабер өстенә талгын яңгыр сибәләп үтә. Өченче көнне, мөгаен, яраткан улын югалту ачысыннандыр, табигать яшь коя, аннан соң, илереп-илереп, көне буе буран шашына...
Илнур да хәрби операциядә батырлык үрнәкләре күрсәтә. Каты яралана, могҗиза белән генә исән кала. Бәхеткә каршы, коткару төркеме алар частеннән ерак булмый. Тиз арада эзләп табып, егеткә беренче ярдәмне күрсәтәләр, госпитальгә озаталар. Бүгенге көндә ул тернәкләнү үтә.
– Алар икесе дә кешеләргә игелекле, һәркемгә якты йөзле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булдылар. Илгә кыенлык килгәч тә, читтә калу ягын карамадылар. Кемнән генә сорасагыз да, авылдашларның һәркайсы алар турында шушы ук сүзләрне әйтер. Хәрби бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр. Илдусның урыны – оҗмах түрләрендә, ә Илнурга исәнсау әйләнеп кайтырга насыйп булсын, – ди Зур Нөркәй авыл җирлеге башлыгы Әсхат Сабитов.
Теләк теләгән саен, бер үк сүзләрне кабатлый Суфия апа: «Ил-көннәребез тыныч булсын, беркемгә дә бала хәсрәте күрергә насыйп булмасын!»
Ә безнең күзләр шул көннән бирле әледән-әле күккә төбәлә. Зәңгәр киңлекләрне иңләп очкан кыр казлары арасында Илдус бардыр төсле тоела...
Зөлфия Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев