Зур Нөркәй мәктәбе укучылары геройлар белән очраштылар
4 декабрь көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә Ватан геройлары көненә багышланган чара узды.
Аның кысаларында мәктәп укучылары махсус операция зонасында катнашучы Айдар Галләмов, Әфган сугышы ветераны Бәһедәр Фазлыев, Чечня Республикасындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Илшат Зәйнәгытдинов белән очраштылар.
Очрашу бик җылы шартларда узып, укучыларга бүгенге көн геройлары белән аралашырга уникаль мөмкинлек бирде. Ул укучыларга геройларның батырлыгына, ныклыгына сокланырга; Ватанны ярату, патриотик хис, кешелеклелек сыйфатлары турында тирәнрәк аңларга ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев