Чукмарлыда сайлаучыларны кайнар чәй һәм коймак белән каршы алалар
Җәмгыять

Чукмарлыда сайлаучыларны кайнар чәй һәм коймак белән каршы алалар

Чукмарлы авылында урнашкан 2526 нчы сайлау участогында да сайлаучыларны якты йөз, кайнар коймак, чәй һәм музыка белән каршы алалар.

–     Сайлаулар участокта кичә тантаналы төстә ачылды. Беренче булып җирлек ветераннар советы рәисе Зөлфия апа Туктарова сайлады. Ул авылдашларга матур теләкләрен дә җиткерде, мөһим чарадан читтә калмаска чакырды, сайлауларның уңышлы үтүен теләде, – диде 2526 нчы сайлау участогы секретаре Альмира Нәбиева.

Чукмарлыда 235 сайлаучының 106сы кичә үк сайлап өлгергән. Бүген дә кеше өзелми, шәһәрдә эшләүче авылдашлары киләләр икән. Махсус хәрби операция ветераны Эдуард Бондров та үз тавышын биреп киткән. Ә авылның иң өлкән кешеләреннән берсе – 93 яшьлек Лиюдә апа Ризатдиновага өендә сайлау мөмкинлеге тудырганнар.


Нет комментариев