САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зәринә бабасына багышлап шигырь язган

-

Карт бабамнан калган гармун

Җырлата, елата, юата...

Бабамның уйнаган көйләре.

Кулында әтисе гармуны,

Кичкән ул гаятъ күп җирләрне.

Карт бабам сугышка киткәндә

Юлдашы иткән шул гармунын.

Шаһиты бу гармун сугышның,

Ул күргән дәһшәтле яу кырын.

Күргән ул сөлектәй ирләрнең

Ил өчен башларын салганын,

Күпме кан тамганын, күпме яшь,

Шәһәрләр, авыллар янганын.

Сугышлар бер тынган арада

Киткәндә күңелләр әй тулып,

Моңланган, җырлаган, елаган

Батырлар гармунга кушылып.

Берлинга кадәр үк җиткән ул

Күргән ул җиңүнең ал таңын.

Исән- сау әйләнеп кайткан ул,

Сагынып үзенең Сарманын.

Карт бабам уйнаган ул көйләр

Саклана бабамның күңелендә.

Бу гармун — кадерле истәлек,

Урыны өебез түрендә!

Соловьева Зәринә Алексей кызы
Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең
8 нче Б сыйныфы укучысы.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев