САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлтимердән Гөлнур Хәкимуллинаның бакчасы һәркемне таң калдыра

Авылны көненә 5-6 тапкыр әйләнергә туры киләдер Юлтимер авылы фельдшеры Гөлнур Хәкимуллинага. Өстәвенә яңа гына әби дә булды ул, йорт эшләренә вакыты да калмыйдыр, дип уйласам да, бакчасы быел да шау-гөр килеп тора. Бакчага кергәч тә, күл буенда утырган аккошны күрәм. Аны Гөлнур апа үз куллары белән ясаган: "Шешәләрдән ясадым,...

Авылны көненә 5-6 тапкыр әйләнергә туры киләдер Юлтимер авылы фельдшеры Гөлнур Хәкимуллинага. Өстәвенә яңа гына әби дә булды ул, йорт эшләренә вакыты да калмыйдыр, дип уйласам да, бакчасы быел да шау-гөр килеп тора.

Бакчага кергәч тә, күл буенда утырган аккошны күрәм. Аны Гөлнур апа үз куллары белән ясаган: "Шешәләрдән ясадым, борыны таяктан. Алдагы елларны гипс белән эшләдем, әмма ул зур көч һәм осталык сорый, быел бәйләвечләрдән ясап куйдым", - ди бакча хуҗасы.

Бакча уртасында күл, аның уртасындагы төнбоектан фонтан атып утыра. Суда ясалма еланы йөзеп йөри, алар янәшәсендәге агач ботакларыннан ясалган кош оясы, җитәкләшеп диярлек басып торган карачкы-курчаклары, уенчык бакалары да серлелек өсти. Кичке тынлыкта бу бакчада кошлар сайравын тыңлап утыру, һичшиксез, рәхәттер!

Һава торышы шактый көйсез торганга, "Быел бакчаның рәте юк", - дип уфтанса да, Гөлнур апаларда бик күп төрле, бөек Тукаебыз әйткәнчә, "аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр" үсә: чалмабашлар, маргариткалар, ясминнәр, лалә һәм гөлчәчәкләр.

- Ә бу чәчәк Дицентра исемле. Ул башта йөрәк формасында ачыла, аннан икегә аерыла, шуңа "җимерелгән йөрәк" дип атала, - ди Гөлнур апа, якында гына үскән ал чәчәкләргә күрсәтеп.

Бу чәчәкләр Гүзәл Жанетта риваятен искә төшерә: урманда адашкан кызны чибәр егет коткара һәм хушлашыр алдыннан үбә. Жанетта шушы баһадирның кайтуын көтә. Көннәрдән бер көнне туй арбасын күрә, анда үзен коткаручы егет башка кыз белән бара! Жанетта һушыннан яза, йөрәге түзми, икегә ярыла.Бу чәчәкләр риваять кебек үк матур һәм серле: сәйлән кебек тезелеп киткән, чынлап та, ал йөрәкләрне ак җәя кисеп үткән төсле тоелды миңа.

Гөлнур апаларның бакчасында чәчәкләр генә түгел, бихисап агачлар да үсә: ак, кызыл сиреньнәр, ак чыршы, чикләвек, карагайлар һәм башкалар.

Өйләрендә исә - рәссамчы кызы Айгөл ясаган табигать күренешләре, гөлләр, эссе чүлләр... Алар әйтерсең җанлы - һәр кешене үзләренең матурлыклары белән таң калдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев