САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлтимердә батырларны искә алдылар

Сугыш еллары елдан-ел артта кала. Ләкин, гомер алга барган саен, ул көннәр кеше күңелендә онытылмый.

Ни үкенеч, сугыш һәм аннан соңгы чорларда авырлыклар, юклык, рәнҗетелүләр аша үткән, әмма бирешмәгән, сынмаган кешеләр арабызда елдан-ел сирәгәя бара. Юлтимер авылында мәдәният йортында балачагы авыр сугыш елларына туры килгән "Без-сугыш чоры балалары" дигән истәлекле очрашу оештырылды. Өлкәннәр мул табынлы чәй өстәле артында үзләренең балачак елларына әйләнеп кайттылар, истәлекләре белән уртаклаштылар, җырладылар, биеделәр. Мияссәрә апа үзе язган шигырьләрен, бәетләрен укыды. Соңыннан, сугыштан кайтмый калган, кайткач вафат булган авылдашлар рухына дога кылынды.

#Юлтимеровскаясельскаябиблиотека

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев