Юлда камералар куелган урыннарны каян белеп була?
Бүгеннән башлап ЮХИДИ сайтында яңа интерактив бүлек барлыкка килде.
Бу бүлектә Россия юлларында урнашкан фото һәм видео фиксация камералары урнашкан урыннар картасы күрсәтелгән. Бүлек тест режимында эшли.
Камералар кайда торганын карау өчен, баш биттән "Комплексы фотовидеофиксации на дорогах" бүлегенә күчәргә кирәк. Шуннан соң үзегез яши торган төбәкне сайларга һәм картадан кирәкле урынны эзләп табарга.
Бүлек машина йөртүчеләр өчен ясалган. Ул навигация кушымталары ясаучылар өчен дә файдалы булыр, диелә ведомство сайтындагы хәбәрдә.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/yulda-kameralar-kuelgan-urynnarny-kayan-belep-bula/
Фото: Илнар Төхбәтов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев