Югары Чыршылы авылында Яңа ел бәйрәме үткәрелде
«27 декабрьдә Югары Чыршылы авылында Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Мәдәният йорты каршында булган тамашага халык күп җыелган иде. Авылдашларны бәйрәм белән котларга дип, атларга утырып, Кыш бабай белән Кар кызы да килделәр, Шүрәле, Убырлы да, ел хуҗасы Эт тә, Бүре һәм башкалар да бар иде. Балалар үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Алар...
«27 декабрьдә Югары Чыршылы авылында Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Мәдәният йорты каршында булган тамашага халык күп җыелган иде. Авылдашларны бәйрәм белән котларга дип, атларга утырып, Кыш бабай белән Кар кызы да килделәр, Шүрәле, Убырлы да, ел хуҗасы Эт тә, Бүре һәм башкалар да бар иде. Балалар үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Алар чыршы әйләнеп җырлаганда, кунаклар да кушылды. Шунда ук коймак белән чәй эчү оештырылды. Авылдашлар бәйрәмне бик ошаттылар», - дип хәбәр итте безгә авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Галина Смирнова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев