САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәдәният

Җырчы Илһам Шакиров һәйкәленең авторы һәм урыны мәгълүм

Татарстанның башкаласында РСФСР һәм ТАССРның халык артисты Илһам Шакировка һәйкәл куелачак. «Татар-информ» МА хәбәр итүенчә, һәйкәл «Пирамида» күңел ачу комплексы янындагы Илһам Шакиров скверында урнаштырылачак. Бу скверга аның исеме 2025 елның апрелендә, тууына 90 ел тулу уңаеннан бирелгән иде. Һәйкәлнең скульпторы – Денис Мельников.

Филармониянең матбугат хезмәте сүзләре буенча, узган атнада Казан шәһәре мэриясе, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе вәкилләре катнашында Илһам Шакиров скверында күчмә утырыш оештырылды. Чара нәтиҗәләре буенча Шәһәр үсеше институтына скверның архитектура планын әзерләргә кушылган.

Илһам Шакиров һәйкәле авторы конкурс нәтиҗәсендә сайлап алынган. Денис Мельников Казан өчен яңа исем түгел: ул Фатих Кәрим һәйкәле авторларының берсе. Аның тагын бер хезмәте Белгород өлкәсендә урнашкан. Захар Карамян белән автордашлыкта сугыш темасына иҗат ителгән бу эш «Таганнар» («Качели») дип атала.

Казанда Илһам Шакиров исеме белән бәйле урыннар берничә: «Казан Экспо» үзәгенең 3 мең тамашачыга исәпләнгән концерт залы аның исемен йөртә, Николаев урамында җырчы яшәгән 5нче йортка истәлек тактасы куелган, шулай ук бер урам һәм музыка мәктәбе атамасында аның исеме мәңгеләштерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев