САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җырчы призына

Башкортстанда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов призына футбол буенча турнир үткәрелде. Бишенче тапкыр узган бәйгедә безнең команда икенче мәртәбә катнашты. Сигез команда ике подгруппада очраштылар. Безнең команда беренче уенда җиңсә дә, икенчесендә пенальти буенча оттырды. 3 нче - 4 нче урыннар өчен җирле команда белән барган очрашуда да...

Башкортстанда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов призына футбол буенча турнир үткәрелде. Бишенче тапкыр узган бәйгедә безнең команда икенче мәртәбә катнашты.
Сигез команда ике подгруппада очраштылар. Безнең команда беренче уенда җиңсә дә, икенчесендә пенальти буенча оттырды. 3 нче - 4 нче урыннар өчен җирле команда белән барган очрашуда да җиңелдек. Шулай итеп, 4 нче урынны алдык.
Уеннарның иң яхшы сакчысы дип безнең икенче санлы балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе укучысы Илназ Зарипов табылды. Команда ярышлардан Почет грамотасы һәм истәлек бүләге белән кайтты. Анда бару мөмкинлеге тудырган район башлыгы Н.Закировка, "Татнефть-Транс-Сервис" ҖЧҖ транспортчыларына, шулай ук транспорт белән булышкан Җ.Әхмәдуллинга, "Нефтьче" торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе М.Галиуллинга рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев