Ялгызлыкка каршы акция
1 октябрьдә - Халыкара өлкәннәр көнендә "Син ялгыз түгел" дип исемләнгән акция старт алды. Аның инициаторлары - Татарстанның почта хезмәткәрләре. Әлеге социаль акция картлар йортларында яшәүче кешеләр үзләрен ялгыз хис итмәсеннәр, аларны онытканнар дип уйламасыннар дигән максаттан чыгып үткәрелә. Почта хезмәткәрләре җәмәгатьчелеккә өлкән кешеләрнең ялгызлыгының актуаль һәм кискен проблема икәнлеген,...
1 октябрьдә - Халыкара өлкәннәр көнендә "Син ялгыз түгел" дип исемләнгән акция старт алды. Аның инициаторлары - Татарстанның почта хезмәткәрләре.
Әлеге социаль акция картлар йортларында яшәүче кешеләр үзләрен ялгыз хис итмәсеннәр, аларны онытканнар дип уйламасыннар дигән максаттан чыгып үткәрелә. Почта хезмәткәрләре җәмәгатьчелеккә өлкән кешеләрнең ялгызлыгының актуаль һәм кискен проблема икәнлеген, әмма әйләнә-тирәдәгеләрнең бер җылы сүз белән дә аларга шатлык бүләк итә алуларын
җиткерергә омтылалар. Игътибарга мохтаҗ өлкән кешегә җылы теләкләр язылган хат тапшыру гына да аның бер-берсенә охшаш көннәренә бәйрәм төсе кертәчәк.
Ай дәвамында Россия Почтасы клиентлары теләсә кайсы почта бүлекчәсеннән адрессыз хатлар, открытка, хәтта посылкалар җибәрә алалар. 31 октябрьдә почта хезмәткәрләре аларны картлар йортларына барып, өлкәннәргә тапшырачаклар.
"Картлар йортларында тәрбияләнүче өлкәннәргә ярдәм күрсәтү дәүләт күләмендәге әһәмияткә ия мәсьәлә. Аларга мөнәсәбәтнең нинди булуы илнең ни дәрәҗәдә үсеш алуын, мәдәниятен чагылдыра, - ди "Татарстан Почтасы" идарәсе директоры регина Кузнецова. - Үзебезнең акция белән без Россия Почтасы клиентларының игътибарын өлкәннәргә юнәлтергә телибез. Картлык ул - акыл, тәҗрибә символы, һәм без өлкәннәрнең ялгыз түгел икәнлекләрен белдертергә тиешбез",
Татарстан Почтасы хезмәткәрләре үзләре дә хатлар, посылкалар җибәрәчәкләр. Барлык почтамптларда эшләүчеләр алар өчен оекбашлар, бияләйләр, шарфлар һ.б. әйберләр җыеп, картлар йортларына илтәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев