Якташыбыз "Татар егете"ндә катнаша
Якташыбыз "Татар егете"ндә катнаша. Безнең тавыш кирәк.
9 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда "Татар егете-2018" республика бәйгесенең финал өлеше үтәчәк. Анда Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай районнарыннан һәм чыгышы белән Чураш авылыннан булган райондаш егетебез Динар Дәүләтшин чыгыш ясаячак. Барлыгы бәйгедә 8 егет катнаша. "Челнинские известия" газетасы махсус приз уйната - симпатия яулаган егетне Интернетта тавыш бирү юлы белән сайлаячаклар. Хөрмәтле дуслар, Динарны яклап тавыш бирик. Санаулы көннәр калып бара, әйдәгез, бердәмлегебезне күрсәтик. Белсеннәр безнекеләрне!
Тавыш бирү өчен сылтама:http://chelny-izvest.ru/contest_variant/178-dinar-davletshin-18-let-kolledzh-impotashova-5ac2052f8a98b
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев