САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яхшыбайлылар йорт хайваннарына карата мәрхәмәтле

21 август - Бөтендөнья йортсыз хайваннар көне.

Хайваннарны еш кына «Безнең кече туганнарыбыз» дип атыйлар. Бу сүзләр белән күпләр килешер. Тик, кызганычка каршы, бөтен кешеләр дә бертөрле түгел шул. 
Кемнәрдер хайваннарны бик яратса, кайберәүләр арасында алар белән шәфкатьсез кыланучылар да бар. Иң элек ул кешеләр дә «кече туганнар»ын яратканнардыр, ләкин, вакыт үтеп, туйдыргач, кирәксез әйберне чүплеккә чыгарып аткандай, үзләрен урам тәрбиясенә калдырганнар… 
Ә Яхшыбай авылында яшәүче Гөлшат Габдуллина йорт хайваннарына карата бик мәрхәмәтле. Күптән түгел ул, олы юлда адашкан көчек очратып, үзләренә алып кайткан. Бу турыда тулырак язманы сез район газетасының 20 август саныннан укый аласыз. 


Сүз уңаеннан 
Һәр елны августның өченче шимбәсендә Бөтендөнья йортсыз хайваннар көне билгеләп үтелә. Быел ул 21 августка туры килә. Илебездә ул 2000 елдан башлап гамәлгә кертелде. Әлеге дата бәйрәм булып түгел, ә йортсыз хайваннар проблемасына мөрәҗәгать итү өчен сәбәп булып тора. Бу көнне бөтен дөнья буенча хәйрия һәм башка чаралар үтә. Аларда җыелган акчалар йортсыз хайваннарга ярдәм итүгә юнәлтеләләр – әлбәттә, беренче чиратта, сүз этләр һәм мәчеләр турында бара.

Ильназ Сираев 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев