Бүген Сарман авылында яшәүче Наил Нәҗип улы hәм Мөнирә Габделәхәт кызы Җәмиловларны алтын туй көннәре белән тәбрикләделәр.
Районның почта элемтәсе hәм дәүләт иминияте оешмаларында хезмәт куйган ветераннар янына район башлыгы Фәрит Хөснуллин килде, иң изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре тапшырды. Якташыбыз - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Миргаҗәм Салихов та бәйрәм сәламнәре ирештерде, гаиләнең туган көне белән котлады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, туганнары да тигез тормыш, саулык, бәхет, тормыш иминлеге теләделәр.
- Без өйләнешкән көнне дә шушылай бөтен дөнья аклыкка күмелгән иде. Аллаhка шөкер, бер-беребезне хөрмәт итеп, матур яшәдек, - диделәр Җәмиловлар.
Гаилә хакындагы язманы "Сарман" газетасының алдагы саннарында укырсыз.
Нет комментариев