САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елның беренче көнендә сарманлыларга якташыбыз Фәйрүзә Хәбибуллина-Яхинадан – шигъри сәлам

.

Аның шигырьләре тугын ягыбызның ап-ак кышына матурлык күзе белән карарга өйрәтә, тылсымлы балачакка алып кайта.
  
 Кышкы могҗиза
 Зәңгәр күкне сарган ак болытлар
 Йөзгән төсле каурый көймәдә.
 Җилкәннәре җилләр канатында –
 Һава дулкынында тирбәлә.
 Күк гөмбәзен сихри нурга манып,
 Кышкы кичтә балкый тулган ай;
 Йолдызларга төренеп, галәм сере
 Җир өстенә сыгыла тылсымдай.
 Энҗе бөртегедәй тәңкә карлар
 Гомер сукмагына сибелә. 
 Җир белән күк тоташкандай булды
 Мәңге кабатланмас мизгелдә.
  
 Сагыну
 Балачакны нигә сагынабыз?
 Нарат исе сеңгән өйләрне,
 Кар урманның уртасына басып,
 Җырлый торган моңлы көйләрне.
 Ипи исе сеңгән морҗалардан
 Җаныбызга күчкән җылылык,
 Тәпи атлап киткән туган җирдән
 Каныбызга күчкән горурлык.
 Авыл сулышын тойган балалар без!
 Серле табигате - күңелдә.
 Саф татарча ярып сөйләшәбез,
 Тукай теле – йөрәк түрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев