Җәмгыять

Татарстанда 9,5 меңнән артык гаилә ана капиталның калган өлешен алды

Әлеге ярдәм чарасы гамәлгә кергәннән бирле, Татарстанның 9,5 меңнән артык гаиләсе ана капиталның 10 мең сумга кадәрге калган өлешен алды.

Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәтенә таянып, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Әлеге түләү балаларның яшенә һәм гаиләнең матди хәленә карамыйча бирелә.

Ел башыннан бу мөмкинлектән 5 меңнән артык гаилә файдаланган, ә узган елда 4 мең гаилә шундый ярдәм алган иде. Алынган акчаны гаилә үз карары буенча теләсә нинди максатка тота ала.

  • * Кем ала ала: сертификат хуҗасы — сертификатта 10 мең сумга кадәр акча калган булса.
  • * Ничек рәсмиләштерергә: Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә яки Социаль фондның клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә.
  • * Карау вакыты: гариза 12 эш көне эчендә карала, акча биш эш көне эчендә күчерелә.

Гариза тутырганда сертификат хуҗасының исеменә ачылган банк исәп-хисап счетын күрсәтергә кирәк. Сертификатта ничә сум калганын Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет, МФЦ яки Социаль фонд бүлеге аша белергә мөмкин.


Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда ана капиталының күләме беренче бала өчен 728 921 сум, ә икенче балага 963 243 сум тәшкил итә.


Нет комментариев