Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткәннәр бүген бәйрәм итәләр
Бүген Сарманда Россия Хәрби-Диңгез флоты көне уңаеннан тантаналы чара үтте.
Ул гаскәрләрнең аләмен күтәрүдән башланды.
Иң элек диңгезчеләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде.
- Хөрмәтле Хәрби флот ветераннары, райондашлар, сезне бәйрәм белән тәбрик итәм. Флотта хезмәт итү электән дәрәҗәле саналды. Бүгенге көндә дә сез үзара дус-тату, бер-берегезгә ярдәмләшеп яшисез, район үсешенә лаеклы өлеш кертәсез, төрле тармакларда намуслы хезмәт куйдыгыз һәм куясыз. Яшьләрне патриотик рухта тәрбрияләүдә дә сезнең өлешегез зур. Бүгенге көндә махсус хәрби операциясендә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм әзерләүдә дә тырышлык һәм үрнәк күрсәтәсез. Барысы өчен дә сезгә зур рәхмәт. Дөньяларыбыз тыныч, имин булсын, барыбыз да сәламәт булыйк, - диде ул һәм актив диңгезчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат начальнигы урынбасары Камил Миңнеголов, районда диңгезчеләр төркеме җитәкчесе Мөнәвир Зыятдинов та изге теләкләрен җиткерделәр. Башка гаскәрләрдә хезмәт итүчеләрдән дә бәйрәм сәламнәре яңгырады. Бүгенге көндә вафат булган диңгезчеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан Үзәк паркта диңгезчеләр хөрмәтенә куелган стелага такыя, тере чәчәкләр салдылар.
Диңгез ул көчлеләрне ярата. Әлеге гаскәрләрдә хезмәт итү зур җаваплылык, ихтыяр көче, кыюлык таләп итә. Су асты көймәләрендә, су өсте корабларында хезмәт иткән һәм хезмәт итүче диңгезчеләребезгә ныклык, күңел тынычлыгы телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев