Россиядә күпбалалы гаиләләр өчен парковка урыннарын билгеләүче махсус юл билгесе пәйда булачак. Бу хакта РФ Транспорт министрлыгының матбугат хезмәтенә таянып «Татар-информ» МА хәбәр итә. Яңа эшләнмәне Халыкара яшьләр фестивалендә тәкъдим иттеләр.
Билге ак «P» хәрефе булган гадәти зәңгәр квадрат рәвешендә ясалган, аның уң яктагы түбән почмагында өч балалы гаиләнең стилизацияләнгән сүрәте урнаштырылган. Аңа өстәмә рәвештә шундый ук символлы мәгълүмати табличка да ясалган.
Билге дизайнын ведомствога язылучылар арасында үткәрелгән онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайладылар, анда 4 меңгә якын кеше катышты. Җиңүче вариант тәкъдим ителгән җиде концепт арасыннан 46% тавыш җыйды.
Хәзерге вакытта Транспорт министрлыгы Юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр әзерли, шуннан соң тиешле үзгәрешләр ГОСТка да кертеләчәк. Аннары яңа билгене Россия шәһәрләре урамнарында урнаштыра алачаклар. Бу башлангыч уңайлы һәм гаиләгә юнәлдерелгән шәһәр мохитен булдыруга юнәлтелгән.
Фото: max.ru/mintransrussia
Нет комментариев