12 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә йөзү буенча «Көзге спринт» турниры узды. Ярышларда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 20дән артык команда катнашты.
Сарман районы данын Җәлил бистәсендәге «Батыр» спорт комплексы базасында шөгыльләнүче 1 нче спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре яклады. Яшь спортчылар искиткеч техника күрсәтеп, район хәзинәсен 5 медаль белән тулыландырдылар.
Призёрларыбыз:
* Камиль Сафин — 2 нче урын (чалкан йөзү, 50 м)
* Айзилә Фәттахова — 3 нче урын (брасс, 50 м)
* Илина Шәйхутдинова — 3 нче урын (баттерфляй, 50 м)
* Александра Михеева — 3 нче урын (чалкан йөзү, 50 м)
* Әмир Шәйдуллин — 3 нче урын (брасс, 50 м)
Бу нәтиҗәләр — яшь спортчыларның үсеше һәм тренерларның фидакарь хезмәте күрсәткече. Балаларны һәм аларның остазларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм яңа спорт үрләре телибез!
Фотолар «Батыр» спорт комплексының Вконтате төркеменнән
Нет комментариев