Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарга гаджетлардан файдалануны көн саен билгеле бер вакытка чикләргә киңәш итә.
Бу турыда ул яшьләр алдында ачык лекциядә белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Мөфти сүзләренчә, мондый «цифрлы тынлык» баш миенә җыелган мәгълүматны тәртипкә салырга ярдәм итә. Телефон даими шалтыратулар һәм белдерүләр көткән чакта, ми яңа материалны сыйфатлы ятлый яки хәтердә калдыра алмый.
Моңа өстәп, Камил Сәмигуллин ми эшчәнлеген даими стимуллаштырырга киңәш итте, югыйсә ул вакыт узу белән зәгыйфьләнәчәк. Шуңа күрә ТР МДН башлыгы хәтерне даими чыныктырырга, текстлар ятларга һәм игътибарны үстерергә чакырды.
Нет комментариев