Почетлы нефтьче истәлегенә хоккей турниры узды
Спорт

Почетлы нефтьче истәлегенә хоккей турниры узды

12-13 сентябрь көннәрендә Җәлил боз сараенда райондашыбыз – Иске Кәшер авылында туып-үскән почетлы нефтьче Җәүдәт Фәхрулла улы Әхмәдуллин истәлегенә багышланган хоккей турниры үткәрелде.

Ярышларда биш команда катнашты. Бозда Җәлилнең “Юность”, Әлмәт районы Габдрахман авылының “Батыр”, Азнакайның “Соколы”, Лениногорск шәһәренең “Нефтяник” хоккейчылары һәм Башкортостан Республикасының Чакмагыш шәһәреннән “Ястребы” командалары хоккейчылары очраштылар.
Турнирны ачу тантанасында поселок Советы җитәкчелеге, райондашыбызның бертуганнары, элеккеге коллегалары катнаштылар. Иң элек чарада катнашучыларны Җәлил башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галләмов сәламләде, командаларга уңыш теләде. Сарман районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов, Җәүдәт Фәхрулла улының бертуган энесе Наил Әхмәдуллин да изге теләкләрен җиткерделәр.
Ике көн барган турнир әлмәтлеләрнең җиңүе белән тәмамланды. Җәлил командасы – икенче, Башкортостаннан килгән хоккейчылар өченче булдылар. Җиңүчеләр Кубок һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. “Иң-иң”нәр дә билгеләнде. Җәлил командасы уенчысы Арсений Политов “Иң яхшы һөҗүмче” исеменә лаек булды. Һәр командага күчтәнәчкә милли ризыгыбыз булган чәкчәк һәм истәлекле вымпел тапшырылды. Хоккейчылар ветеран нефтьчеләр әзерләгән бүләккә дә ия булдылар. Турнирда катнашкан Азнакай командасыннан бердәнбер уенчы кыз Карина Таҗетдинова иганәчеләрнең махсус бүләгенә лаек булды.

 

 


Нет комментариев