Дүсем авылында «Күрше хакы – Алла хакы» дип исемләнгән күңелле урам бәйрәме үтте.
Бу көнне авылдашлар, олысы-кечесе, бергә җыелып күңел ачты. Балалар өчен төрле актив уеннар, йөгереш һәм сикереш бәйгеләре оештырылды. Өлкәннәр исә бер-берсе белән аралашып, хәл-әхвәл белеште, күптән күрешмәгән дуслар һәм туганнар белән очрашып шатланды. Чараның ямьле өлеше булган бәйрәм өстәлен авыл хатын-кызлары әзерләгән милли ризыклар — бәлеш, гөбәдия, коймак һәм төрле камыр ашлары бизәде. Күңелле җырлар һәм җылы сөйләшүләр белән үткән бу урам бәйрәме авылдашларны тагын да берләштерде, күршелек һәм дуслык җепләрен ныгытты.
Нет комментариев