Яхшыбай авылы клубында көзге муллыкка багышланган «Көзге ярминкә» бәйрәме узды.
Чара эчтәлекле, җанлы һәм күңелле атмосферада үтте.
Ярминкәдә җирлек халкы үз бакчаларында үстергән сыйфатлы продукциясен тәкъдим итте. Төрле сәүдә рәтләрендә бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, сарымсак, кабак, алма, хуш исле бал, өйдә әзерләнгән салатлар һәм камыр ашлары сатылды.

Бәйрәмгә килүчеләр өчен кайнар чәй, коймак һәм пироглар белән сыйлану чарасы оештырылды. Шулай ук авыл хуҗабикәләре әзерләгән салатлардан авыз итү буенча махсус дегустация үтте.

Ярминкәдә сатудан кергән барлык акчаны махсус хәрби операциядә (МХО) катнашучы ватандашларыбызга булышу өчен тапшырырга килештеләр.
Фотолар Яхшыбай авылы клубының Вконтакте төркеменнән
Нет комментариев