Татарстанда синоптиклар яшенле яңгыр һәм боз фаразлый
Һава торышы

Татарстанда синоптиклар яшенле яңгыр һәм боз фаразлый

Бүген, 16 сентябрьдә, Татарстанда һәм Сарман районында болытлы, чагыштырмача җылы һәм дымлы һава торышы саклана. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына сылтама белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, урыны белән яңгыр, яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал.

Иртән кайбер җирләрдә томан саклана.
Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк, тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә. Юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәрткәндә, урыны белән тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәячәк.
Сарман районында һава температурасы төндә +9..+12 градус, көндез +19..+23 градус җылы булачак.


Нет комментариев