Татарстанда куян, төлке һәм пошига ау сезоны башланды
Җәмгыять

Татарстанда куян, төлке һәм пошига ау сезоны башланды

Татарстанда 15 сентябрьдән соры куян, төлке, корсак һәм барлык яшь-җенси төркемдәге пошиларга ау сезоны ачылды.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына сылтама белән хәбәр итә.

Соры куянга, төлкегә һәм корсакка 2027 елның 28 февраленә кадәр ау чыгарга мөмкин. Пошига ау сезоны исә 2027 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Ведомствода аучыларга ау кагыйдәләрен, билгеләнгән нормаларны һәм корал белән эш иткәндә иминлек чараларын катгый үтәргә кирәклеге турында искәртеп үттеләр. Элегрәк республикада кош аулау сезоны да ачылган иде.

 


Нет комментариев