Бүген Җәлил бистәсендә «Эверест» балалар мәдәни-агарту үзәге ачылды.
Эверест - дөньядагы иң биек тау, һәм үзәк өчен бу атаманы очраклы гына сайламаганнар. Монда һәр бала үз югарылыгына ирешер, дигән өмет бар. Ә үзәк бу юлда ышанычлы терәк һәм юл күрсәтүче булыр, файдалы белем һәм күнекмәләр бирер.

Үзәк “Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы” федераль проекты һәм “Гаилә” милли проекты кысаларында барлыкка килгән. 2026 ел ахырына бөтен ил буенча Россия Федерациясенең 75 субъектында шундый 300 үзәк үз ишекләрен ачачак. Без Җәлил мәдәният сараеның масштаблы Бөтенроссия сайлап алу турын уңышлы узуы һәм шундый матур киңлек булдыруга грант алучылар исемлегенә керүе белән горурланабыз.

Үзәкне ачу тантанасында хөрмәтле кунаклар катнаштылар. Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» директоры Алсу Мифтахова, Татарстан Республикасының «Республика яшүсмерләр китапханәсе» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Наилә Вәлиуллина, шәһәр тибындагы Җәлил поселогы башлыгы Рафыйк Кәримов балаларның һәм район халкының шатлыгын уртаклаштылар.
Күңелле һәм мөһим вакыйгаларга бай көнне тантаналы һәм аеруча җылы атмосферада Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы лауреатлары да бүләкләнде.
Аннары кунакларны «Эверест» балалар үзәгенә чакырдылар. Кызыл тасманы кисеп, алар мәдәният һәм иҗат дөньясы бусагасын атлап керделәр. Проект җитәкчесе Александр Фәрхетдинов иҗади зоналар белән таныштырды һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Нет комментариев