“Автосессия” бәйгесе көллият егетләрен ярыштырды
Җәмгыять

“Автосессия” бәйгесе көллият егетләрен ярыштырды

Студентларның машина йөртү осталыкларын, юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максатларында, ел саен аграр көллият базасында “Автосессия” бәйгесенең район туры уздырыла. Быел анда 4 курста белем алучы алты егет катнашты.

Егетләрнең белем дәрәҗәсен мәртәбәле жюри – «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең район филиалы начальнигы Алсу Ситдыйкова, укытучылары Фәрхәт Исмәгыйлев бәяләделәр. Алар, чараны башлап, бәйге шартлары белән таныштырдылар. Көллият директоры урынбасарлары Ләйлә Нигъмәтуллина, Илдар Галиев егетләргә уңыш юлдаш булуын теләделәр. 

Бәйге ике этаптан торып, аның беренчесе теоретик сорауларга җавап бирү иде.

Егетләр компьютерда “В” категориясе алу өчен имтихан сорауларын искә төшерделәр. Монда тизлек һәм төгәл җавап бирү таләп ителде.

Данил Әхәтов 1 минут та 39 секундта бер хатасыз эшләп, иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Аннан чарада катнашучылар, “Машинаны фигуралы йөртү” этабын үтәү өчен, аграр көллиятнең машина-трактор паркына чыктылар. Инструктор Марсель Сәетшин иң элек маневрлар ясау тәртибе белән таныштырды, киртәләр аша йөреп күрсәтте. Бу этапта иң яхшы нәтиҗә Ренас Әхмәтшинда булды. Гомуми зачетта беренчелекне Ислам Әхмәтшин алды.

- Беренче булырмын, дип уйламаган идем, әмма тырыштым. Техника белән кечкенәдән кызыксынам. Әти, абыйлар янында йөреп,аларга булышып, тәҗрибә тупладым, - диде Сөлек егете.    

Икенче урынны Ренас Әхмәтшин алды, Данил Әхәтов өченче булды. Җиңүчеләрне һәм призерларны район ЮХИДИ бүлекчәсенең баш дәүләт инспекторы Радик Шәмсиев белән Алсу Разин кызы бүләкләделәр.

Аграр көллият директоры Илфат Нигъмәтуллин, егетләрне тәбрикләп, мондый бәйгеләрнең укучыларның юл йөрү кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен, машина йөртү осталыкларын арттырудагы әһәмиятен билгеләп үтте.


Нет комментариев