Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Халык контроле» проблемаларны чишәргә ярдәм итә

Агымдагы елның II кварталында дәүләт мәгълүмати системасына гражданнардан 65 хат кергән.

«Халык контроле» – җәмәгать йөкләмәсе генә түгел, тормыш сыйфатына йогынты ясауның, ягъни аны яхшыртуның нәтиҗәле инструменты да. Меңнәрчә кешеләрнең иминлеге һәм тормыш шартлары проблеманың ни дәрәҗәдә хәл ителүенә бәйле булган бүгенге тизлек заманында аның әһәмияте аеруча зур. Бу мәгълүмати системага кергән мөрәҗәгатьләрдән һәм «заявка хәл ителде» дигән карарлардан да күренә. Район Башкарма комитетының гомуми бүлеге начальнигы Рамил Гайсин белән бүгенге сөйләшү – шул хакта.

– Рамил Габбәсович! Узган чорлардагы мөрәҗәгатьләрдән күренгәнчә, халыкның үтенеч-гозерләре ел фасылыннан да тора. Әйтик, кыш көне аларның күпчелеге юлларны кар басу белән бәйле булса, җәй көне алар, нигездә, юллар ремонтына кагылышлы булалар. Агымдагы елның икенче кварталында, ягъни апрель, май һәм июнь айларында халыкны нинди мәсьәләләр борчыды?

– Билгеле, тормыш–көнкүрештә болардан тыш та проблемалар булгалап тора. Ә бу соңгы өч айда кешеләрне күбрәк, чыннан да, юллар һәм инфраструктураны төзекләндерү мәсьәләләре борчыды. Әйтик, Чаллы-Сарман-Мөслим юлындагы Юлтимер тукталышында «зебра»ның буявы кырылып беткәнлеге турында хәбәр иттеләр. Бу мөрәҗәгать тиз арада хәл ителде, «зебра» яңартылды. Кәүҗияк-Әлмәт юлындагы чокыр-чакырларны төзәтүне сорадылар. «Бу юлны, дөрес, ямаштырып торалар. Ләкин зур йөк машиналары даими йөреп тору сәбәпле, алар тиз бозылалар. Авыл кешеләре дә шуннан йөриләр. Юлны ремонтлау буенча чара күрүегезне үтенәбез», – дип мөрәҗәгать иттеләр. Күрсәтелгән участоктагы чокыр-чакырлар тигезләнде. Сарысаз Тәкермән, Зур Нөркәй юлына да ремонт сорадылар. Анда да тигезсезлекләр төзекләндерелде. «Чаллы-Сарман-Мөслим» юлының бер өлеше җимерелә башлады. Капиталь ремонт үткәреп булмыймы?» – дип яздылар Юлтимер авылыннан. Бу уңайдан шуны әйтергә мөмкин: юлга капиталь төзекләндерү мәсьәләсе 2027-2031 елга юл эшләре планын формалаштырганда каралачак. Билгеле, юлларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр тагын булды. Зур чыгымнар таләп итмәүче эшләр мөмкинлек булу белән эшләнде, ә зуррак күләмлеләре беразга кичектерелеп торыла, планга кертелә.

– Шулай итеп, халык сораган барлык юллар да ремонтланамы?

– Юк, барысы да түгел. Район территориясендә районга карамаган юллар да бар. Әйтик, Кәүҗияк, Рангазар, Рантамак юллары да – чокыр-чакырлы. Җаваплы оешмага, ремонтлау чарасын күрүне сорап, хат җибәрелде.

– Белүебезчә, башка тармакка караган мөрәҗәгатьләр дә булып тора.

– Җәлилнең Ленин урамыннан: «Җылылык трассасының торбаларын алыштыргач, җир өстендә эре ташлар, төзелеш чүп-чары, тигезсезлекләр калды. Аннан үтү мөмкин түгел», – дип яздылар. Поселок җирлеге башкарма комитетыннан: «2026 елда әлеге адрес буенча территорияне комплекслы төзекләндерү кысаларында эшләр планлаштырылды. Бүгенге көндә биредә эш бара, һәм барлык кимчелекләр бетереләчәк», – дип җавап бирделәр.

Җәлил поселогыннан чүп савытын чистарту турындагы дәгъва керде, ул да тиз арада чистартылды. Торак пунктларның берсеннән кергән «юл билгеләре урнаштырасы иде» дигән үтенеч буенча тиешле оешмага хат җибәрелде.

– Соңгы вакытта яуган көчле яңгырлар эшне арттырмадымы?

– Әлбәттә. Урамдагы газоннарда үләннәр, алар белән бергә чүп үләннәре дә котырып үсә. Җәлил поселогыннан, аларны чаптыруны сорап, берничә хат керде. Алар урыны-урыны белән балалардан да биегрәк, диелгән иде үтенечтә. Табигать шартлары мөмкинлек бирү белән, аларны чаптыру оештырылды. Инде үсемлекләргә күчкәч, шуны да әйтәсе килә: торак пунктларның берсеннән кеше яшәмәүче ихатада бик зур тирәк үсеп утыруы, аның көчле җилдә бик нык чайкалуы һәм ботакларының электрүткәргеч линияләргә һәм газүткәргеч торбаларга бик якын булуы турында хәбәр иттеләр. Бу ихатаның хуҗасына агачны кисәргә кирәклеге турында күрсәтмә бирелде. Ә менә Зур Нөркәй авылыннан: «Киселгән агачларны чыгармыйлар», – дип яздылар. Бу уңайдан әлеге җирлектән түбәндәге җавапны алдык. «Зур Нөркәй авыл җирлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен раслау турындагы карар нигезендә (25.11.2022.), торак йорт коймасыннан 5 метр арадагы киселгән агачларны йорт хуҗалары җыештырырга тиешләр. Авыл җирлеге трактор бирергә әзер», – диелгән анда. Район үзәгендә өлкән кеше яши торган территориядә балтырган үсүен хәбәр иттеләр. Бу үләнне чабу оештырылды. «Территорияне яктыртуны оештырсагыз иде, чөнки караңгылык өлкәннәргә һәм балаларга куркыныч тудыра», – дип язучылар булды. Шуны исегезгә төшерәбез: шәхси секторны төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, йорт яны территориясе урамнарны яктырту зонасына керми, аны хуҗа үзе төзекләндерергә һәм яктыртуны оештырырга тиеш. Ә инде җирлек карамагына кергән урыннарда яктырткычлар куела.

– Балалар, дигәннән, аларның иминлегенә янаучы күренешләр турында язмадылармы?

– Андый мөрәҗәгатьләр дә булды. Поселок халкы балалар мәйданчыгы янында бер өлеше җимерелгән һәм балалар иминлеге өчен куркыныч тудырган «лежачий полицейский»ны төзекләндерүне дә сорады. Бу эш көзгә кадәр эшләнәчәк. Әлбәттә, җәмәгать урыннарын яктырту, балалар мәйданчыкларын, атынгычларны төзекләндерү кирәклегенә бәйле хатлар тагын булды. Аларның һәркайсы контрольгә алынды, алар буенча эшләр башкарылды яки планга кертелде. Ә Җәлил поселогында балалар өчен куелган батут урынына, аны ремонтлап булмау сәбәпле, комлык булдырылды. Поселок ишегалларының берсендә яшәүчеләр: «Балалар мәйданчыгындагы тауның баскычлары селкенеп тора. Ремонтлау яки алыштыру мөмкин түгел микән?» – дип яздылар. Бу таучык та норматив халәткә китерелде. Без җитешсезлекләргә битараф булмаган гражданнарның барысына да рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә «Халык контроле» белән хезмәттәшлектә калырлар дип ышанабыз. Шунысын да әйтәсе килә: халык та үз территориясен карап, төзекләндереп торсын, башкаларга куркыныч тудырырлык булмасын иде.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!


Мөрәҗәгатьләрнең 40ы уңай якка хәл ителгән, җитди сәбәпләр аркасында, 4се кире кагылган, 20се җаваплы оешмаларга җибәрелгән.

Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев